ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЧаллы вальсы
название:

Чаллы вальсы


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 746 просмотров
Чаллы вальсы
Луиза Батыр-Болгари көе Факил Сафин сүзләре

Алмагачлар чәчәк аткан
Урамнан үттек бергә.
Салмак кына ак эңҗеләр
Коялды эзебезгә.

Кушымта:
Әй,Чаллының серле төне!
Йолдыз атылды күктә.
Сөю канатында икәү 
Очабыз мәңгелеккә.

Күңел ашкына бәхеткә,
Ак урам бәхет юлы.
Чулман-су ярга сыенган - 
Дулкынында ай нуры.

Кушымта.

Алмагачның аклыкларын
Күңелләр алсын әле.
Мәхәббәтем йолдызлардан
Яктырак янсын әле!

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Чаллы вальсы" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен