ГлавнаяИсполнителиФидаиль ЗариповТукта, вакыт, тукта син, ашыкма (минус, бек)
название:

Тукта, вакыт, тукта син, ашыкма (минус, бек)


автор:

Фидаиль Зарипов


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1189 просмотров
ТУКТА, ВАКЫТ!
1. Күкләр белән җирләр дә кавыша
    Офыкларга болыт агылса.
    Тик яшьлек бит китә мәңгелеккә
    Вакыт килеп аңа сагылса.
К: Тукта, вакыт, тукта син, ашыкма,
    Язмышларны төрмә сагышка,
    Чәчәктәй яшьнәгән яшьлекне
    Саргайтырга, зинһар, ашыкма!
2. Әгәр туктап артка бер карасаң,
    Күрер идең еллар тузганын.
    Белер идең – җирдә безнең өчен
    Иң кадерле – яшьлек булганын.
3. Янып сүнгән еллар учагыннан
    Калдырасың сагыш – моң гына...
    Кала хыял, тәүге сөйгән ярлар,
    Бәхет эзләп үткән юл гына.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Тукта, вакыт, тукта син, ашыкма (минус, бек)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен