ГлавнаяИсполнителиАзат ВахитовКояшларын белән кил син мина
название:

Кояшларын белән кил син мина


автор:

Азат Вахитов


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 636 просмотров
Кояшларын белән кил син мина, кил син миңа,
Син бит минем ике канатым;
Әллә син булганга бу дөньяны,
Бу тормышны өзелеп яраттым?!
Әллә син булганга бу дөньяны, бу дөньяны,
       Бу тормышны өзелеп яраттым?!

Кояшларың белән кил син миңа, кил син мина,
Бер яктырсын йөргән юлларым;
Елмаюың аша тагын бер кат
Матурлыгын күрсәт дөньяның.
Елмаюың аша тагын бер кат, тагын бер кат
      Матурлыгын күрсәт дөньяның.

Кояшларың белән кил син миңа, кил син миңа,
Сагындырып килгән яз сыман;
Синен белән, башны башка куеп,
Сөйләшәсе сүзләр бар сыман.
Синең белән, башны башка куеп, башка куеп,
     Сөйләшәсе сүзләр бар сыман.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кояшларын белән кил син мина" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен