название:
автор:
Синсез
автор:
Резеда Шарафиева и Зуфар Хайретдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1056 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Синсез айлар еллар кебек, Көне дә, минуты да. Мәңге бергә янсак иде, Чын мәхәббәт утында. Мин бит синсез - сүнгән йолдыз, Мин бит синсез - җырсыз-моңсыз. Мин синсез - тулган күңел, Мин синсез - беркем түгел. Күктә айның кояшы бар, Син - җирдәге кояшым. Тормыш дигән озын юлда Атлый торган юлдашым. Мин бит синсез - сүнгән йолдыз, Мин бит синсез - җырсыз-моңсыз. Мин синсез - тулган күңел, Мин синсез - беркем түгел. Син - минем тәүге хыялым. Бар байлыгым, алтыным. Җырларым да, моңнарым да Бары сиңа, акыллым. Мин бит синсез - сүнгән йолдыз, Мин бит синсез - җырсыз-моңсыз. Мин синсез - тулган күңел, Мин синсез - беркем түгел.
А как ты думаешь, о чем песня "Синсез" ?