название:
автор:
Күзләрем тик сине эзлиләр
автор:
Вахит Хызыров
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 980 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Рөстәм Яхин көе Мостафа Ногман сүзләре Бакчага ямь керә, Хуш исләр бөркелә, Сиреньнәр чәчәккә бөреләнсә. Син сөйгән сиреньнәр, Син күргән сиреньнәр — Күңелемә иң якын бер нәрсә. Җырларың тыңласам, Син барны уйласам, Күңелемне сүрелмәс моң сара. Канатлар кайрылган, Юлыбыз айрылган — Без бергә булырга юк чара. Мин җырлап юанам, Гөлләргә күз салам. Гөлләр дә: юксынма, түз, диләр. Сызылып таң атканда, Ал шәфәкъ батканда Күзләрем тик сине эзлиләр.
А как ты думаешь, о чем песня "Күзләрем тик сине эзлиләр" ?