ГлавнаяИсполнителиВахит ХызыровСерле күзләр
название:

Серле күзләр


автор:

Вахит Хызыров


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1425 просмотров
Рөстәм Яхин көе
Әхмәт Саттар сүзләре

/Хәйдәр Бигичев репертуарыннан/

Серле күзләр, шомырт төсле күзләр,
Моңсуланып ниләр уйлыйсыз?
Сезне күрсәм, таба алмыйм сүзләр,
Күңелемне һаман борчыйсыз.

Уйчан күзләр, диңгез сыман күзләр,
Ялкын белән нигә уйныйсыз?
Сулар сипсәң, тере ялкын сүнәр,
Шаярулар бүген урынсыз.

Гөлчәчәкләр җыйдым сайлап кына,
Чәчәкләрнең җыйдым алсуын.
Шул чәчәкләр сөйләп бирер сиңа
Йөрәгемнең сөю, ярсуын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Серле күзләр" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен