ГлавнаяИсполнителиФлера СөләймановаЭш беткәч уйнарга ярый (Габдулла Тукай)
название:

Эш беткәч уйнарга ярый (Габдулла Тукай)


автор:

Флера Сөләйманова


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1415 просмотров
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый 
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; 
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: 
«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; 
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, 
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

......................................................................................

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене, 
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага: «Йә, кем чакырды, дип, мине? 
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш, 
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач, 
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Эш беткәч уйнарга ярый (Габдулла Тукай)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен