название:
автор:
Эш беткәч уйнарга ярый (Габдулла Тукай)
автор:
Флера Сөләйманова
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 852 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый. Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен. Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: «И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!» Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала: «Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала. Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам». ...................................................................................... Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене, Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны. Чыкты йөгреп бакчага: «Йә, кем чакырды, дип, мине? Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!» Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш, Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач; Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач, Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.
А как ты думаешь, о чем песня "Эш беткәч уйнарга ярый (Габдулла Тукай)" ?