название:
автор:
Ашыгулар ялгышуга була
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1114 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ашыгулар ялгышуга була, Ашыгырга никтер яраттым. Ашыгулар — урман, Ялгышларым — буран, Йөгерә-йөгерә кереп адаштым. Ашкынулар үкенечкә була, Юк шул минем сабыр канатым. Үкенечләр — урман, Урманнарда — буран, Көлә-көлә кереп адаштым. Ашыгулар һәлакәткә илтә, Ник мин сине шашып яраттым?! Карашларың — урман, Мәхәббәтем — буран, Җырлый-җырлый кереп адаштым. Карашларың — урман, Мәхәббәтем — буран, Елый-елый кереп адаштым.
А как ты думаешь, о чем песня "Ашыгулар ялгышуга була" ?