ГлавнаяИсполнителиАйгиз АхметовЯзмышны бәйләдек гомергә (Г.Шакирова сүзләре, Эльвира Хаматнурова көе, Аранжиров
название:

Язмышны бәйләдек гомергә (Г.Шакирова сүзләре, Эльвира Хаматнурова көе, Аранжиров


автор:

Айгиз Ахметов


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 862 просмотра
ЯЗМЫШНЫ БӘЙЛӘДЕК ГОМЕРГӘ
Очраттым да сине гашыйк булдым,
Гомерлек яр булдың үземә.
Сокланыплар һаман туя алмыйм,
Ай-кояштай нурлы йөзеңә.

КУШЫМТА:
Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак-вәгъдә билгесе,
Яшик шулай  бергә мәңгегә

Мин бәхетле сине очратканга,
Ходаема мең-мең рәхмәтле.
Бары синең  генә янәшәңдә,
Таптым мин бит олы бәхетне.

Күңелемнең нурлы кояшы син,
Гомеремнең тугры юлдашы.
Саф мәхәббәт,тигезлектә булсын,
Бәхетләргә илткән юл башы.
ГӨЛФИЯ ШАКИРОВА 31.03.2014

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Язмышны бәйләдек гомергә (Г.Шакирова сүзләре, Эльвира Хаматнурова көе, Аранжиров" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен