название:
автор:
Көзләрдән озын язга ерак әле
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1432 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Көзләрдән озын язга ерак әле Араларда салкын кошлар бар Ярый әле күңелләрне кышын Җылытырдай якын дуслар бар, дуслар бар Барысы да җылы якка китми Безнең белән калган кошлар бар Калган кошлар әйдә җырламасын Янда җырлап торган дуслар бар, дуслар бар. Хушларыма килә алмас идем Аерылсам туган илемнән Бәллүр савытта да сула бит ул Эзелмәсен чәчәк гөленнән, гөленнән Көтмәгәндә язмыш бураннары Яздыралар кайчак хушлардан Хушларыма килә алмас идем Аерылсам якын дуслардан, дуслардан.
А как ты думаешь, о чем песня "Көзләрдән озын язга ерак әле" ?