ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваКайт син,балам
название:

Кайт син,балам


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1101 просмотр
Язгы сулар ургып аккан чакта
Күңелләрем сине юксына

Язлар ямьле тугел синнән башка
Кайт син,балам, тизрәк кайтсана
Кайт күз нурым, кайт туган ягыңа
Тугайларың сине сагына.

Өй түрендә кошлар оя корды
Сайрауларын тыңлап юанам

Алар тиздән бала устерерләр
Минем генә йортым тын һаман
Кайт син, балам, кайт туган ягыңа
Тургайлар да сине сагына.

Яз кайтмады бәлки көз кайтыр дип
Сине көтеп яшим мин һаман

Узмасын ла гомер сагыш белән
Кайт, күз нурым, тизрәк кайт, балам.
Кайт син, балам, кайт туган ягыңа
Газиз әнкәң сине сагына
Газиз әткәң сине сагына
Газизи әнкәң сине сагына.
Кайт син,балам.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайт син,балам" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен