название:
автор:
Килен тошэ
автор:
Анвар Нургалиев
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1246 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Атлар чаба чан туздырып. Килен төшә, килен төшә. Йөрәк кенә сыкрап куя: Кем баласы кемгә чыга? Пр.:Бу язмышлар кыз баланың Канатларын каермасын. Нигезеннән аерса да, Сөйгәненнән аермасын. 2)Үз итәрме бу якларны, Эчкән суын,жир-туфрагын? Өзелмәсме үзәккәе, Сагынып туган-үскән ягын? Пр.:Бу язмышлар кыз баланың Канатларын каермасын. Нигезеннән аерса да, Сөйгәненнән аермасын. 3)Күңелкәе сызланганда Аңларлармы моң-зарларын? Сары сагыш саргайтмасмы Сызлып аткан ал таңнарын? Пр.:Бу язмышлар кыз баланың Канатларын каермасын. Нигезеннән аерса да, Сөйгәненнән аермасын.
А как ты думаешь, о чем песня "Килен тошэ" ?