ГлавнаяИсполнителиВиталий АгаповЭнкей гёле
название:

Энкей гёле


автор:

Виталий Агапов


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1565 просмотров
Чит җирләрдә гомер кичерәбез,
Тынгы бирми сагыш йөрәккә.
Сагынганда гына карарсыз, дип,
Гөл җибәргән әнкәй бүләккә.

Кушымта:
Гөл җибәргән(2) әнкәй, боекмагыз,
Йөремәгез, диеп, моңаеп.
Авыр чакта киләм гөл каршына,
Әнкәй карый сыман елмаеп.

Әнкәй гөле һәрчак яшел килеш,
Күз карасы кебек саклыйбыз.
Өебездә шушы гөлдән изге,
Кадерлерәк әйбер тапмыйбыз.

Кушымта.

Чәчәк ата язлар җиткән саен,
Күңелләргә тула наз, рәхәт.
Үзең кебек безгә бәхет биргән
Гөлең өчен, әнкәй, мең рәхмәт.

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Энкей гёле" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен