ГлавнаяИсполнителиАльбинаЙорек
название:

Йорек


автор:

Альбина


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1552 просмотра
Әкрен-әкрен генә тибә йөрәк
Моңсу аңа дөрләп яна алмагач
Арып-талып хәлдән тайган ахры
Хисләренә җавап таба алмагач

Сөю, назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау, терәк кирәк
Чыдамаслык әрнү-сагышларга
Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк, йөрәк

Ул яраткан ул хисләрен назын
Җанын бүләк иткән, кызганмаган
Соңгы тамчысына кадәр биргән
Үзенә җылысы да калмаган

Сөю, назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау, терәк кирәк
Чыдамаслык әрнү-сагышларга
Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк, йөрәк

Ялгызлыктан туйган ул яшь йөрәк
Сөю утында кабат янармы?
Яфаланган йөрәк берәр кайчан 
Үзенә тиң йөрәкне табармы?

Сөю, назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау, терәк кирәк
Чыдамаслык әрнү-сагышларга
Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк, йөрәк

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Йорек" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен