название:
автор:
Өнсә авылы көе
автор:
Салават(25 сезон)
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 993 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Безнең авыл өсләрендә Йолдыз яна яктырак ла; Айга да йолдыз бик якын, Син генә миннән ерак. Исмәле, җил, туктале, җил, Өзмә гөлләр чәчәген лә; Алга килми белеп булмый Башның ни күрәчәген. Кыйблалардан искән җилдән Бөгелә талның нечкәсе лә; Йөрәгемнең саф җиреннән Чыга сагыш чишмәсе. Сызылып таңнар аткан чакта Ямансу була язын ла; Аерыласын алдан белдем — Ялгыз күрдем кыр казын.
А как ты думаешь, о чем песня "Өнсә авылы көе" ?