название:
автор:
Бәхет кошы кайда яши икән
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 713 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Бәхет кошы кайда яши икән, Белсәң иде аның серләрен. Бик аз гына бәхет сорар идем, Их, аңларга иде телләрен. Кушымта: Тормыш серле, кызык, катлаулы бит, Аңламассың инде дөньяны. Хыялларда яши бәхет кошы, Бер тотарбыз кебек без аны! Бәхет кошы кайда яши икән, Таулардамы, әллә урманда?! Аны бары күреп кала, диләр, Тик иртән чак таңда туганнар. Кушымта: Тормыш серле, кызык, катлаулы бит, Аңламассың инде дөньяны. Хыялларда яши бәхет кошы, Бер тотарбыз кебек без аны! Бәхет кошы җирдә яши, диләр, Дөрес микән, әллә юк микән?! Гомер буе безне ымсындырган, Тоттырмаган сихри кош микән?! Кушымта: Тормыш серле, кызык, катлаулы бит, Аңламассың инде дөньяны. Хыялларда яши бәхет кошы, Бер тотарбыз кебек без аны
А как ты думаешь, о чем песня "Бәхет кошы кайда яши икән" ?