название:
автор:
Шулай шул
автор:
Расим Низамов
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1256 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Икәү эчкән чишмә шул ук, Икәү тапкан тугай шул. Тик үзебез гена менә. Үзгәргәнбез бугай шул?.. Шулай шул… Шулай шул… Үзгәргәнбез бугай шул… Без үзебез үзгәрсәк тә, Кырда шул ук тургай шул. Әле дә бер-беребезне Яратабыз бугай шул. Шулай шул,.. Шулай шул… Яратабыз бугай шул… Һавада-икәү сокланган Шул йолдызлар, шул ай шул. Андый кичләр, андый хисләр Онытылмый бугай шул. Шулай шул,.. Шулай шул… Онытылмый бугай шул.
А как ты думаешь, о чем песня "Шулай шул" ?