ГлавнаяИсполнителиСалават (23 сезон)Яшәү яме
название:

Яшәү яме


автор:

Салават (23 сезон)


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 982 просмотра
Агачлардан башка, урман булмас 
 Сулар сипсәң яран гөл сулмас. 
 Күнелеңә хуш килмәгән талга, 
 Басып сайрар өчен кош булмас. 

 Миңа якын – сиңа дошман булмас, 
 Сиңа дошман – миңа дус булмас. 
 Ике ярдан башка, елга булмас, 
 Җан сөймәгән кеше пар булмас. 

 Биектән курыкса, бөркет булмас, 
 Кыяллардан башка, тау булмас. 
 Мәхәббәттән башка, сөю булмас, 
 Кояш чыкмый торган таң булмас. 

 Дус-тугансыз яшәү яме булмас, 
 Чит иткәннәр кереп төн кунмас. 
 Мәхәббәтсез, парсыз, җырсыз, моңсыз 
 Яшәүләрнең кызыгы булмас.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яшәү яме" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен