название:
автор:
Убим эле энием кулларынны s://.com/rezeda_firdus_of
автор:
Фирдус Тямаев
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 638 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Үбим әле, әнкәй, кулларыңны! Эштә уңган шушы кулларыңның Җылысын да тойдым, көчен дә. Кулларыңа килеп сәҗдә кылам, Рәхмәт, әнкәй, барысы өчен дә. Үбим әле, әнкәй, кулларыңны, Яшермәче, зинһар, улыңнан. Шушы куллар җитәкләде мине Мәшәкатьле тормыш юлыннан. Тормыш дилбегәсен ялгыз кагу Алҗыткандыр инде кулларың. Кулларыңа ял бирергә диеп, Үсеп җитте, әнкәй, улларың. Үбим әле, әнкәй, кулларыңны, Яшермәче, зинһар, улыңнан. Шушы куллар җитәкләде мине Мәшәкатьле тормыш юлыннан. Тынгы белмәс ана кулларына Язсын иде һәйкәл куярга. Алтын хәреф белән ул һәйкәлгә Синең исемеңне уярга. Сәкинә ХӘЙРУЛЛИНА сүзләре.
А как ты думаешь, о чем песня "Убим эле энием кулларынны s://.com/rezeda_firdus_of" ?