ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКаршы алды моңлы урман
название:

Каршы алды моңлы урман


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1035 просмотров
Каршы алды моңлы урман,
Җәеп миңа колачын.
Кергән чакта уйламадым,
Ничек аннан чыгасын.

Кушымта:
Каеннарның кайрысына,
Куйдым синең исемеңне.
Каеннарга сөйлим хәзер,
Сиңа булган хисемне.

Кердем хаман ерагырак,
Көйләп моңлы җырымны.
Чәчәклэрне сыйпап үттең,
Тоткан сыман кулыңны.

Кышымта:
Каеннарның кайрысына,
Куйдым синең исемеңне.
Каеннарга сөйлим хәзер,
Сиңа булган хисемне.

Кергән саен чума бардым,
Назлы-назлы уйларга.
Җырларымны кошлар тыңлый,
Җаным син юк тыңларга.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Каршы алды моңлы урман" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен