название:
автор:
Елмаеп каршыла син мине:)
автор:
Чәчкә
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 787 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Елмаеп каршыла син мине Онытып кичәге үткәнне. Сусадым мин синең назыңа Төшермикче искә үткәнне. Шатланып каршыла син мине Колачыңны җәеп,сагынып. Беләсеңме,шушы ялгызлыкта Мин бит сине көттем зарыгып! Атылдым мин синең кочакка, Хисләрем яңадан кабынды. Мең кабат әйтергә мин әзер: Сагындым,сагындым,сагындым! Моңланып каршыла син мине Җырла тик күңелле җырланы. Онытыйк үпкәләп яшәгән Томанлы ямансу елларны. Күңелләр бәхеткә күмелер, Шатлыклы яшь тамар күзләрдән. Елмаеп каршыла син мине, Ятларга җибәрмә,җибәрмә!
А как ты думаешь, о чем песня "Елмаеп каршыла син мине:)" ?