ГлавнаяИсполнителиАйгөль СагынбаеваКыр казы ( татар халык җыры )
название:

Кыр казы ( татар халык җыры )


автор:

Айгөль Сагынбаева


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1121 просмотр
Кыр казлары очты, күрдегезме?
Һаваларга менеп киткәнен?

Кыр казы
Иделләр читендә,
Ялгыз башым миңа читен лә.

Беләсеңме, дустым, сизәсеңме
Аерылулар килеп җиткәнен?

Кыр казы
Суларда уйный шул,
Ялгыз башым гел сине уйлый.

Балалы ла казлар су эчендә,
Баласызлар суның читендә.

Кыр казы
Иделләр читендә,
Ялгыз башым миңа читен лә.

Аерылабыз, дустым, сизәсеңме?
Сагынырсыңмы мине чит илдә?

Кыр казы
Суларда уйный шул,
Ялгыз башым гел сине уйлый.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кыр казы ( татар халык җыры )" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен