название:
автор:
Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1127 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай, Аерылышу көен җырлады. Тынга калды урман буйлары ла, Рамай, Чишмәләр дә акмый тыңлады. Китәм инде, иркәм, мин еракка, Рамай, Сөйгән ярым, синнән аерылып. Мине сагынганда бер карарсың, Рамай, Киткән юлларыма каерылып. Йөрәк ярсуыңны баса алмыйча, Рамай, Тыңларсыңмы, җырлар ла җырлармын. Күзләреңне тутырып карарсыңмы, Рамай, Зәңгәр таудан яулык ла болгармын.
А как ты думаешь, о чем песня "Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай" ?