название:
автор:
Кышкы учак (бик монлы жыр)
автор:
Рамил Миндияр
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 638 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Әйдә барыйк, кызлар карыйк" спектакленнән/ Тагын бер ел иңләп узды Язмышым урамнарын. Кайгыларны адаштыра Яңа ел бураннары. Ява карлар, яңа карлар, Яңа елның кары ява. Кар өстендә учак булып Яшьлек елларым яна. Тагын бер ел шаулап узды, Туздырып ап-ак карны. Ак кар булып уйнап оча Яңа ел шатлыклары. Ява карлар, яңа карлар, Яңа елның кары ява. Кар өстендә учак булып Яшьлек елларым яна. Тагын бер ел иңрәп узды, Тик хәтер булып калды. Аклык булып җанга иңә Яңа ел болытлары. Ява карлар, яңа карлар, Яңа елның кары ява. Кар өстендә учак булып Яшьлек елларым яна.
А как ты думаешь, о чем песня "Кышкы учак (бик монлы жыр)" ?