название:
автор:
Кичерегез безне каеннар..
автор:
Рушат Мударисов
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1426 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Авылымны чыгып киткән чакта Ак каеннар калды озатып. Авылымнан җырлый-җырлый киттем Каеннарны кистем елатып. Өметләрне сезнең акламасак Кичерегез безне каеннар. Дусларым отсада, исегезгә, Төшерегез безне каеннар. Чит җирләрдә йокыларын бүлеп Төшләремә килеп керәсең. Киттеләрдә оныттылар диеп, Рәнҗемәгез инде безгә сез. Өметләрне сезнең акламасак Кичерегез безне каеннар. Дусларым отсада, исегезгә, Төшерегез безне каеннар. Туган ягым, тәүге мәхәббәтем, Газиз әнкәм төсле каеннар. Санап көтәр кешем калмаса да Онытмаслар әле каеннар. Өметләрне сезнең акламасак Кичерегез безне каеннар. Дусларым отсада, исегезгә, Төшерегез безне каеннар. Онытмагыз безне каеннар.
А как ты думаешь, о чем песня "Кичерегез безне каеннар.." ?