ГлавнаяИсполнители...Рэхмэт сина, Энием!
название:

Рэхмэт сина, Энием!


автор:

...


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 851 просмотр
Бу дөньяда син булмасаң, 
Без булыр идек мени. 
Бу дөньяның матурлыгын
Без тояр идек мени. 

Син булганга, бары син булганга, 
Мин бәхетле тоям үземне.
Шушы җырым аша җиткерәмен, 
Әнкәй, сиңа рәхмәт сүземне. 

Гомереңнең һәрбер минутында, 
Тик без диеп кенә яшисең.
Авыр мизгелләрең күп булса да, 
Зарлануны бер дә белмисең. 

Синең дога белән чыктык юлга, 
Сине сагынып кайтып кердек без. 
Бүген д(ә ә)ле синең киңәш белән, 
Синең теләк белән йөрибез.

Алия Хабибрахманова.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Рэхмэт сина, Энием!" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен