название:
автор:
Соңдыр шул
автор:
Филюс Кахиров
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1172 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Тилмереп көткән Яшьлекләр үткән. Оныткансыңдыр Син мине күптән. Оныткансыңдыр… Соңдыр шул, соңдыр — Ялгышлар шулдыр, Язмышлар шулдыр. Син инде мине Сагынмыйсыңдыр. Ул да сагынмый, Дип уйлыйсыңдыр. Сагынмыйсыңдыр… Соңдыр шул, соңдыр — Ялгышлар шулдыр, Язмышлар шулдыр. Яратмыйсыңдыр… Яратсаң әгәр, Килгәләр иде Синнән бер хәбәр. Яратмыйсыңдыр… Соңдыр шул, соңдыр — Ялгышлар шулдыр, Язмышлар шулдыр.
А как ты думаешь, о чем песня "Соңдыр шул" ?