ГлавнаяИсполнителиКадерлэп устергэн сабыенРэхмэт энием! мин сине яратам!
название:

Рэхмэт энием! мин сине яратам!


автор:

Кадерлэп устергэн сабыен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 910 просмотров
Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Боларга бәрабәр ни генә бирәем,
Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем.
Итә күр канәгать, риза бул шушыңа,
Үзеңә аталган җырымны кушып ал.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,
Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.
Ай белән кояшны бирим дип уйладым,
Үрелеп алырга җитмәде буйларым.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Рэхмэт энием! мин сине яратам!" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен