ГлавнаяИсполнителиГәбделфәт СафинСин минеке булалмадын,мин дэ синеке тугел...
название:

Син минеке булалмадын,мин дэ синеке тугел...


автор:

Гәбделфәт Сафин


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1106 просмотров
Йөзләреңдә сары бар ла
Яннарыңда парың бар.
Яныңда парың булса да
Күзләреңнең зары бар.

Син,син минеке булалмадың
Мин дә синеке түгел.
Ялгышларны төзәтергә
Җитми калды бер гомер.

Парлылар бәхетле димим
Бәхетленең тиңе бар.
Хыялның гына чиге юк
Гомерләрнең чиге бар.

Син,син минеке булалмадың
Мин дә синеке түгел.
Ялгышларны төзәтергә
Җитми калды бер гомер.

Гомернең ачы көзләре
Йөрәкләрдә җил-давыл.
Яныңда парың булып та
Ялгыз булуы авыр.

Син,син минеке булалмадың
Мин дә синеке түгел.
Ялгышларны төзәтергә
Җитми калды бер гомер.

Син,син минеке булалмадың
Мин дә синеке түгел.
Ялгышларны төзәтергә
Җитми калды бер гомер.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син минеке булалмадын,мин дэ синеке тугел..." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен