название:
автор:
Әниемә (беренче вариант)
автор:
Флера Сөләйманова
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 621 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
[bad word] [bad word] tat_folk Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың, Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, Балалык рәхмәтем җырымда чагыла. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын. Боларга бәрабәр ни генә бирәем, Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем. Итә күр канәгать, риза бул шушыңа, Үзеңә аталган җырымны кушып ал. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын. Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным, Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын. Ай белән кояшны бирим дип уйладым, Үрелеп алырга җитмәде буйларым. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын.
А как ты думаешь, о чем песня "Әниемә (беренче вариант)" ?