ГлавнаяИсполнителиЗоЛэйЛэАерылмагыз, аерылмагыз булса да сэбэплэре, канатларны каера ул аерылу сэгатьлэ
название:

Аерылмагыз, аерылмагыз булса да сэбэплэре, канатларны каера ул аерылу сэгатьлэ


автор:

ЗоЛэйЛэ


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 652 просмотра
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу сәбәпләре.

Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.

Ят кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да.

Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем.
Нигә без бергә чакларның
Белмибез кадерләрен?!

Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Гомерләрне кыскарта ул
Аерылу сәгатьләре.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Аерылмагыз, аерылмагыз булса да сэбэплэре, канатларны каера ул аерылу сэгатьлэ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен