название:
автор:
Чайпалырмын, түгелермен...
автор:
Лилия Муллагалиева
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 944 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
[bad word] [bad word] tat_folk Луиза Батыр-Болгари көе Фирая Зыятдинова сүзләре Чайпалыр да, түгелер дә — Чиләкләрем мөлдерәмә; Сез гаепләп карамагыз Суларым түгелгәнгә. Һәй, чиләкләрем мөлдерәмә, Суым җиргә түгелә. Күңелләрем мөлдерәмә — Сулар булып түгеләм. Алмалы көянтәләрем, Чияле чиләкләрем; Чайпалырсың, түгелерсең, — Ут янса йөрәкләрең. Һәй, чиләкләрем мөлдерәмә, Суым җиргә түгелә. Күңелләрем мөлдерәмә — Сулар булып түгеләм.
А как ты думаешь, о чем песня "Чайпалырмын, түгелермен..." ?