ГлавнаяИсполнителиСалават ФәтхетдиновГармун сайлый егет минус
название:

Гармун сайлый егет минус


автор:

Салават Фәтхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 947 просмотров
Азамат Тимеров, Зәйнәп Фәрхетдинова, 
Радик Динәхмәтов, Салават Фәтхетдинов, 
Флорида Исмәгыйлева, Фәнәви Сәлихов  репертуарыннан

Инсаф Хәбибуллин көе
Рөстәм Сүлти сүзләре

Бармаклары белән гүя,
Гармун телләрен саный.
Берсен ала, берсен куя,
Бер егет гармун сайлый.

Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.

Уйнамый түзеп буламы,
— Кулда гармун булганда?!
Тын гына торып кара син
Җаның моңга тулганда.

Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.

Кызлар күңелен җилкетер
Гармуннар бармы монда?
Тукта-тукта, нинди көй бу?
Йөрәкне урый моңга!

Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гармун сайлый егет минус" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен