ГлавнаяИсполнителиАСЫЛЬЯРБЕХЕТ ТЕЛИМ МИН
название:

БЕХЕТ ТЕЛИМ МИН


автор:

АСЫЛЬЯР


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1500 просмотров
Бу тормышның күпме авырлыгы
Җиңеллеге күпме белмим мин
Нинди генә чагым булганда да 
Кешеләргә бәхет телим мин.

Хәерле көн дим танышларга
Сөям сезне диям дусларга
Бәхетле бул дип кулым сузам
Сәләм бирәм сезгә җырларда.(2р.)

Булмый инде диеп селтәр чакта
Кулларымны куям йөрәккә.
Җылы тоям һәм өләшәм аны
Күңеленә җылы кирәккә.

Хәерле көн дим танышларга
Сөям сезне диям дусларга
Бәхетле бул дип кулым сузам
Сәләм бирәм сезгә җырларда.(2р.)

Шатлыгымның кайнар чакларында 
Бүлешәсем киләкөткәнгә
Бәхет белән яши белгән генә 
Бирә белә җанын бүтәнгә.

Хәерле көн дим танышларга
Сөям сезне диям дусларга
Бәхетле бул дип кулым сузам
Сәләм бирәм сезгә җырларда.(2р.)

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "БЕХЕТ ТЕЛИМ МИН" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен