название:
автор:
Тошлэремэ кер син
автор:
♫ А.Галимов
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1334 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Төшләремә кер син Төшләремә кер син йолдыз булып, Атыл да төш алларыма минем. Яктылыктан күзем чагылсын бер, шатлыгыннан табалганга тиңен. Төшләремә кер син йолдыз булып! Сиңа карап сөенсеннәр күзләр. Төннәремне яктырт әле,җаным, Сагынуларга гына йөрәк түзәр. Кушымта: Төннәремдә маягым бул, Адашмаска юлларым. Кайлардан эзләп табыймчы Йөрәгеңә юл барын? Төшләремә кер син йолдыз булып! Атыл да төш учларыма кинәт. Өннәремдә булмасыңны беләм, Төштә булса да син миңа кирәк!
А как ты думаешь, о чем песня "Тошлэремэ кер син" ?