ГлавнаяИсполнителиИзге АйТип йөрәгем, туктама
название:

Тип йөрәгем, туктама


автор:

Изге Ай


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 787 просмотров
Якты кояш җиргә нурлар сибә,
Болыннарга чәчәкләр тулган.
Еллар үтә, йөрәк бик тын тибә,
Дуслар китә мәңгелек юлга.

Кушымта:
Тип йөрәгем, бер дә туктама син,
Нинди матур җирдә таң ата.
Көннәремне төнгә бутама син,
Бу доньяны мин бит яратам.

Тормышның да була төрле чагы,
Агы була, була карасы.
Матур язлар килде безгә тагын,
Тик басылмый йөрәк ярасы.

Кушымта.

Зәңгәр күктә йөзгән тулган ай да
Җиргә сибә якты нурларын.
Йөрәк моңнарымны җырга салып,
Сезне сагынып җырлыйм дусларым.

Кушымта

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Тип йөрәгем, туктама" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен