ГлавнаяИсполнителиНеизвестенГарифне гаепләмә мәдәниятне белмәүдә
название:

Гарифне гаепләмә мәдәниятне белмәүдә


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 757 просмотров
Гарифне гаепләмә мәдәниятне белмәүдә
Мин тыңлаган ҺипҺапчылар 2Pac-тан да легендар
Мин язам бу дөняга, бу дөняда
Борынгы вәзгыятне чагылдырам хәзерге заманда
Әйдәгез дөрес юлга, минем янга
Мин Адәм баласы, Дарвинны асырга
Оҗмахтан килгән минем асыл атам
Оҗмах минем тарихи ватан
һәм Аллаһ бирса мин анда кайтам.

Туктаталмас хәтта Татар милләтчеләре
һәм сианчалар да, корпоратив этикы, 282нче матдә, 
урта мәктәп
һәм бөтен Рәшчәй гаскәре дә.

Җанымда ныгытам иман һәм кертәм белем Хак диндә!
Тырышам шулай итеп гамәл итергә,
Нәфесне яңактан тотып җиңергә.

*** рәхмәт, дөрес вәгазләрең
Мин сезне беркайчан да: "Савет мулласы", - диеп әйтмәдем
Мин теләмәдем Сүриягә китергә
Туган җирләрдә башлыйм дини җәмгыят төзергә.
Төняк Әмирлекләр Иттихәде
Хәтта үземдә бу сүзләр җылытты йөрәкне.
Әәәйе, җылытты йөрәкне...

Җылытты йөрәкне,
Ләкин ашказаны ерагайта
Элек кемдер сатылса алтынга
Хәзер туры килә ачтан үлмәс өчен гөнахка батырга
Сүнечкә Мармеладова
Мәҗбүрлек килешмидер батырларга
Ләкин... "ләкин" сүзе кулланыла акланырга...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гарифне гаепләмә мәдәниятне белмәүдә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен