ГлавнаяИсполнителиАйрат Арсланов"Дулкыннар" М.Җәлил
название:

"Дулкыннар" М.Җәлил


автор:

Айрат Арсланов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1473 просмотра
Дулкыннар, дулкыннар,
Ник болай шаулыйсыз,
Ярларга сугылып
Сез нәрсә даулыйсыз?
Дулкыннар, дулкыннар,
Мин аңлыйм бит сезне,
Мин сезгә ышанам;
Сездәге дәрт безнең
Дәртләргә охшаган.
Сездәге ашкыну,
Сездәге талпыну —
Нәкъ безнең ярсыган
Йөрәкнең ялкыны.
Дулкыннар, дулкыннар…

Йөрәкле яшь егет
Юл тотты еракка.
Тирбәлеп, чайкалып,
Сезнең киң кочакта.
Мин калдым аерылып
Йөрәгем дустыннан.
Ул җиңеп кайтканчы
Мин китмәм шушыннан.
Дулкыннар, дулкыннар…
Ул минем шатлыгым,
Ул йөрәк ялкыным,
Ул батыр, сөйкемле,
Нәкъ сезнең шикелле,
Дулкыннар, дулкыннар…

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня ""Дулкыннар" М.Җәлил" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен