название:
автор:
Идел бит ул
автор:
Саида Мухаметзянова
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 975 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Идел бит ул, тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул шул, Тирән бит ул, киң бит ул. Караңгы төн, болытлы көн – Без аерылган көн бит ул. Идел бит ул – бик мул елга, Ул бит диңгезгә китә шул, Ул бит диңгезгә китә. Аккан сулар, искән җилләр Йөрәгемне җилкетә. Идел буйларына барсам, Әйтер идем Иделгә шул, Әйтер идем Иделгә: Минем кайгыларымны да Алып кит, дип, диңгезгә. Су буйлары моңсу иде Без аерылган чагында шул, Без аерылган чагында. Тормыш дулкыннары безне Кушар әле тагын да
А как ты думаешь, о чем песня "Идел бит ул" ?