ГлавнаяИсполнителиElvin GreyКарашларың сере нидә, Нинди сихри көче бар, Нигә мәхәббәт тиз сүнә, Ни
название:

Карашларың сере нидә, Нинди сихри көче бар, Нигә мәхәббәт тиз сүнә, Ни


автор:

Elvin Grey


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 958 просмотров
Ялгызың йөрисең адашып
Карашлар арасында.
Табалмагач үз назыңны
Өзелеп карасаң да.

Кушымта:

Карашларың сере нидә,
Нинди сихри көче бар,
Нигә мәхәббәт тиз сүнә,
Нигә аңа дөнья тар?

Сөюгә тулган күңелгә
Җылы бер караш җитә,
Шул караш юлда җитәкләп
Гомер көзенә илтә.

Кушымта шул ук.

Салкын караш мәхәббәтне,
Кырау кебек тиз өтә.
Шул карашлар гомер буе
Йөрәгеңне әрнетә.

Кушымта:

Карашларың сере нидә,
Нигә мәхәббәт назлы,
Карашларда күп сайлана,
Сайлап ала бит азны.

Карыйк, дуслар, бер-беребезгә
Тик җылы караш белән.
Яшәсен җирдә мәхәббәт,
Яшәсен сөю гелән!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Карашларың сере нидә, Нинди сихри көче бар, Нигә мәхәббәт тиз сүнә, Ни" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен