ГлавнаяИсполнителиАзамат Гафаров, Фидан ГафаровБергэ яшэу - булэк
название:

Бергэ яшэу - булэк


автор:

Азамат Гафаров, Фидан Гафаров


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1575 просмотров
Һәр кемнең дә газиз баласы бар,
Олысы бар, аның кечесе.
Һер кемнең дә, газиз анасы бар,
Атасы бар, таяныр кешесе.

Бу дөнъяда бергә яшәү — бүләк
Беребез безнең кадерен белик без.
Авыр чакта ярдәм итик әле, итик әле,
Шатлыкларны бергә бүлешик.

Килер язлар, җитсен ямьле җәйләр,
Кышлар да бит түгел мәңгегә.
Балаларың белән бергә яшәп
Аерылмасак иде мәңгегә.

Бу дөнъяда бергә яшәү — бүләк
Беребез безнең кадерен белик без.
Авыр чакта ярдәм итик әле, итик әле,
Шатлыкларны бергә бүлешик.

Күңелдә нур, йөрәкләрдә сафлык,
Хисләр ашкына әллә кайларга.
Бәхет ташып яшьлек булып калсын
Яшик әле гомер — гомергә.

Бу дөнъяда бергә яшәү — бүләк
Беребез безнең кадерен белик без.
Авыр чакта ярдәм итик әле, итик әле,
Шатлыкларны бергә бүлешик.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бергэ яшэу - булэк" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен