ГлавнаяИсполнителиАнис Айбаш "Завклуб"Гузалем
название:

Гузалем


автор:

Анис Айбаш "Завклуб"


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1191 просмотр
Агым суга карап, уйга талам
Дөрләп яна минем йөрәгем
Төннәр буе йоклый алмый ятам
Синсез үтә айлы кичләрем

Әй, гүзәлем, өзмәкче үзәгем
Болай да яралы йөрәгем
Бу җырымны сиңа атап язам
Булсын диеп сиңа бүләгем

Агым су өстендә кошлар оча
Ала алмыйм шуннан күзләрем
Елмаюың китми күз алдымнан
Шат йөзләрең синең, гүзәлем

Кушымта:

Су өстендә ак кораблар йөзә
Калдыралар дулкын эзләрен
Әй, гүзәлем, күримче тагын бер
Кояштай балкыган йөзләрең

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гузалем" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен