Главная→Исполнители→Фольк группа (рук. Геннадий Макаров, Лидия Ахметова) г.Казань→Эйттерябез тюгелме? Нагайбакская народная песня. Музыкальная и поэтическая обр
название:
автор:
Эйттерябез тюгелме? Нагайбакская народная песня. Музыкальная и поэтическая обр
автор:
Фольк группа (рук. Геннадий Макаров, Лидия Ахметова) г.Казан
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1081 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Әйттерәбез түгел ме, типтерәбез түгел ме? Әйттергәннәр типтергәннәр безнекеләр түгел ме. Ары баскан аягыңны бире бассаң ни була? Шушы такмакларга биеп күңел ачсаң ни була? Безнең кырлар гел тирәк, әйләнәсе җир җиләк Әйләнәсең тулганасың, тулган айым, ни кирәк? Чуклы чәригем бизәкле, бизәгендә кызыл чук, Җаным теләсә сөярмен, җаным теләмәсә юк. Калпак чачак башыңда, сайрап тора каршымда Иннек сөрткән, миңнәр төрткән, үз[е] үнҗиде яшендә. Ак чабата ак ойок, кимә дидем мин сиңа, Булыр булмас ярлар белән йөрмә дидем мин сиңа. Алтын микән тәнкәсе, көмеш микән тәнкәсе, Сөйләшергә вакыт бирми, килеп чыга әнкәсе. Алтын пәке ал кисәр, көмеш пәке гөл кисәр, Безнең заный баскан җиргә сиксән төрле гөл үсәр. Атның аласы була, атның коласы була, Сөйсәң, ярның сөй матурын, сөйгәч аласы була. Без барабыз алганга, бүркен кыңгыр салганга, Постау киемнәр кигәнгә, заный, диеп сөйгәнгә.
А как ты думаешь, о чем песня "Эйттерябез тюгелме? Нагайбакская народная песня. Музыкальная и поэтическая обр" ?