ГлавнаяИсполнителиНеизвестенУрманнардан чыгар әле, ай гай, түше чуар
название:

Урманнардан чыгар әле, ай гай, түше чуар


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1170 просмотров
Урманнардан чыгар әле, ай гай, түше чуар,
Кара урманнарның бөркөте;
Текер-текер бүдәнә ул,  Гөмбәйләрдән килә лә;
Ах, малодца! Берләр үпсәң кинәнә ул таг[ы] да үп дип инәлә.
Тапкыйларда менсә(й) әле, атларны уйната,
Гөмбәйләрнең уңган на егете.
Ак куянның баласын җибәр кырга уйнасын;
Ах,малодца! Бер уйнасын, ик уйнасын гәепләштән булмасын.

Сезнең чәчкәйләрегез дә, әйләрем, казачий,
Шомарадыр майлабук тарасаң;
Текер-текер бүдәнә ул,  Гөмбәйләрдән килә лә;
Ах, малодца! Берләр үпсәң кинәнә ул таг[ы] да үп дип инәлә.
Минем хәлләремне(й) әле, ай гай, китәрәсең,
Күзләреңне сирпеп үк карасаң.
Ак куянның баласын җибәр кырга уйнасын;
Ах,малодца! Бер уйнасын, ик уйнасын гәепләштән булмасын.

Карлыгачлар килер әле, ай гай, ай, кар киткәч,
Сандугачлар килер лә җир кипкәч;
Текер-текер бүдәнә,  Гөмбәйләрдән килә лә;
Ах, малодца! Берләр үпсәң кинәнә ул таг[ы] да үп дип инәлә.
Карлыгачтан карай әле, ай гай, ай, күзеңнән,
Күз яшьләре килер лә без киткәч.
Ак куянның баласын җибәр кырга уйнасын;
Ах,малодца! Бер уйнасын, ик уйнасын гәепләштән булмасын.
Җилбердәп лә искән әле, ай гай, ай, җил белән,
Киләдер лә аккошның тавышы;
Текер-текер бүдәнә,  Гөмбәйләрдән килә лә;
Ах, малодца! Берләр үпсәң кинәнә ул таг[ы] да үп дип инәлә.
Иртә генә торсам әле, ай гай, ай, кич ятсам, барысы шул заныйның сагышы.
Ак куянның баласын җибәр кырга уйнасын;
Ах,малодца! Бер уйнасын, ик уйнасын гәепләштән булмасын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Урманнардан чыгар әле, ай гай, түше чуар" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен