ГлавнаяИсполнителиТазкия Каримова(Кармышева)УТӘМЕШ..*
название:

УТӘМЕШ..*


автор:

Тазкия Каримова(Кармышева)


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 794 просмотра
Каз мамыгыдай балачак 
Йөри инеш буенда,
Авылдагы бала-чага
Килә шунда уенга.

Кушымта.
Керми китмә үртешүгә
Безнең авыл Үтәмеш.
Авыл буйлап, кышын,җәен
Ага йөгерек инеш.

Ак кар түгел каз мамыгы
Ява инеш буена.
Сихри яшьлек  бер ялгызы
Көмеш суда коена.

Кушымта
Керми узма  үртешүгә
Безнең авыл Үтәмеш.
Авыл буйлап, кышын,җәен
Ага йөгерек инеш.

Каз өмәсе Бишкизләүдә,
Кая юа чибә кызлар.
Инеш кенә моңсу бүген,
Юк егет, кызлар,казлар.

Тау артыннан  үрелә кояш,
Бар газизләрен коча,
Санаулы  гомерләр бит ул
Каз мамагыдай оча.

Кушымта.
Керми китмә үртешүгә
Безнең авыл Үтәмеш.
Авыл буйлап, кышын,җәен
Ага йөгерек инеш.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "УТӘМЕШ..*" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен