ГлавнаяИсполнителиЗухра СахабиеваӘрем исе, әрем тәме (Полыни запах,...)
название:

Әрем исе, әрем тәме (Полыни запах,...)


автор:

Зухра Сахабиева


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1426 просмотров
Кайтсам әгәр авылыма,
Чыксам әгәр болыннарга,
Әрем исе, әрем тәме —
Элек йөргән урыннарда.

Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме,
Мине генә әрнетәме,
Әрем исе, әрем тәме?
Әрем исе, әрем тәме…

Шул әремнәр исе тула
Сагыш дигән яраларга.
Яннарымда берәү дә юк
Яралардан араларга.

Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме,
Мине генә әрнетәме,
Әрем исе, әрем тәме?
Әрем исе, әрем тәме…

Язмышларның бар ачысы
Әллә инде әремдәме?
Әллә инде мин үзем дә
Шул әремнәр хәлендәме?

Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме,
Мине генә әрнетәме,
Әрем исе, әрем тәме?
Әрем исе, әрем тәме…

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әрем исе, әрем тәме (Полыни запах,...)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен