название:
автор:
Кошларым
автор:
Бадретдинова Ильсия
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 927 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кайткан кошларым, кабат китмәгез, Ерак илләрдә иркен, димәгез. Туган ил ямьле, сулары тәмле, Сызылып аткан таңнары ямьле. Китәсе булгач, нигә кайтасыз? Авыр юлларда арып каласыз. Туган илемдә, гүзәл кошларым, Шатлык көенә мәңге сайрагыз! Киткән кошларым кабат кайтырлар, Зәңгәр күкләрдә канат кагарлар. Канат кагарлар, туктап сайрарлар — Туган илкәйне алар сагыналар.
А как ты думаешь, о чем песня "Кошларым" ?