ГлавнаяИсполнителиНеизвестенҮткәннәрдән үкенечләр калган
название:

Үткәннәрдән үкенечләр калган


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1497 просмотров
Үткәннәрдән үкенечләр калган,
Үзәкләргә үтеп керүдән,
Сөюемнән сине мәхрүм итеп,
Үзем мәхрүм булдым сөюдән.

Икәү яккан учак сүнгән инде,
Көлгенәсен җилләр тарата,
Сөю бит ул шушы учак төсле
Ялкын өстәгәнне ярата.
Шәфәкъләргә шәмдәл булып кунган
Ак хисләре яну-көюнең,
Каберенә чәчәк салыр идем
Үзем һәлак иткән сөюнең.

Икәү яккан учак сүнгән инде,
Көлгенәсен җилләр тарата,
Сөю бит ул шушы учак төсле
Ялкын өстәгәнне ярата.
Кайтар, Ходай, мине үткәннәргә,
Шул хисләрне килә кичергем,
Бу дөньяда шәраб эчеп түгел,
Мәхәббәттән килә исергем.

Икәү яккан учак сүнгән инде,
Көлгенәсен җилләр тарата,
Сөю бит ул шушы учак төсле
Ялкын өстәгәнне ярата.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Үткәннәрдән үкенечләр калган" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен