название:
автор:
КЕМ ИДЕҢ СИН
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 970 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
КЕМ ИДЕҢ СИН Оскар Усманов көе, Гөлсәрвәр сүз. Үтеп киткән чакта гына Күрсәм дә күзләреңне, Мөмкин түгел оныту да, Биләдең йөрәгемне. Кушымта: Кем идең син белсәм иде, Очратсам иде сине, Истә тотып шул мизгелне, Эзләсәң иде мине. Карашыңны саклый күңел, Кабаттан күрмәсәм дә, Минем иң якыным кебек Үземне белмәсәм дә. Кушымта. Гашыйк булдым шул үзеңә, Югалттым шул мизгелдә. Очкын бар иде күзеңдә, Нуры калды күңелдә. Кушымта.
А как ты думаешь, о чем песня "КЕМ ИДЕҢ СИН" ?